Сәнгать мәктәбе яңалыклары: районыбызның күренекле шәхесләре белән очрашу

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

       Сәнгать мәктәбе укучылары танылган сәнгать ияләре, дин әһелләре, районыбызның күренекле кешеләре белән очрашуларны зарыгып көтә. Шундый чараларның чираттагысы язгы каникул чорында узган иде. Тынлы һәм халык уен кораллары бүлеге укучылары катнашында узган бу чарага шагый, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләймәнова исемендәге бүләкләре иясе, халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Мөслим районының мактаулы гражданины Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов белән очрашты. Очрашуга аралашу, төрле уен кораллары белән танышу формасында узды. Балаларга Мөҗәһит Заһитовичка кызыксындырган сорауларын бирде, төрле уен кораллары уйнау осталыклары белән уртаклашты. Кунагыбыз исә үзе белән якыннан таныштырып, бар осталыгын бер дә иренми балаларга күрсәтте, сөйләп бирде. Чараны алып оештыруда тынлы уен кораллары бүлеге укытучысы Рунар Шәяхмәтов, халык уен кораллары бүлеге укытучысы Азия Заһидуллина көч куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International