Быел илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәк. Әлеге бөек датага багышлап районда инде күләмле чаралар оештырыла башлады. Шуларның чираттагысында Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары да катнашты. Район үзәк китапханәсе оештырган “Следуй за победой” квсет-уенында мәктәбебез укытучылары Рунар Шәяхмәтов, Эльмира Галиева, Рәйсә Харисова һәм Алеся Латыпова катнаштылар. Бөек Ватан сугышына багышланган юбиляр-китапларны халыкка таныту максатыннан оештырылган әлеге уенда мәктәп командасы 4 урынны яулады.