8 июль көнне Баланны авылы буасында “Балыкчылар көне” билгеләп үтелде.

2012 елның 9 июле, дүшәмбе

8 июль көнне Баланны авылы буасында “Балыкчылар көне” билгеләп үтелде. Кечкенәләр арасында 16 балык тотып Габдуллин Булат беренче, 9 кәрәч тотып Авзалов Илфар икенче, 5 балык белән Хасанов Айнур өченче, 2 балык тотып Газымов Ильяс дүртенче урында булдылар. Балалар коймак белән сыйланып күңелле ял иттеләр.

       Зурлар арасында 40 см чүкә балыгы тотып кунак егете Шакиров Альберт беренчелекне алды, 25 см чүкә белән Галиев Алмаз икенче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International