12 апрель "Бөтендөнья Космонавтика һәм авиация көне" уңаеннан, Яңа Усы авыл мәдәният йортында "СССРның космонавтика тарихы" исемле викторина узды. Кичә барышында балалар "Могъҗизалы космос" исемле документаль фильм һәм "Космонавтика көне" исемле презентация карадылар, соңыннан викторина сорауларына җавап бирделәр.