«Мөслим районы математик мәсьәләләрдә»

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

«Мөслим районында физик-математик белем бирүне үстерү» муниципаль программасын тормышка ашыру кысаларында туган якны өйрәнү буенча «Мөслим районы математик мәсьәләләрдә " конкурсы үткәрелде. Конкурска Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының тарихи, культурологик, табигый-климат, географик, социаль-икътисади үзенчәлекләрен яктыртучы туган якны өйрәнү материалы булган математик мәсьәләләр кабул ителде. Конкурста 1-8 сыйныфларында укучы 65 бала катнашты. Зарипов И. Э. (Мөслим лицее), Әхмәтова Р. Р., Әхмәтов Р. Р. (Салауз-Мухан мәктәбе), Хәбибуллина К. Р. (Мөслим гимназиясе) җиңүчеләр дип табылдылар. Хайруллина А. А. , Гильмеев А. Р. (Мөслим лицее), Хатипова Р. Р., Бадретдинова А. Ф., Рәхимуллина А. Ф., Вяткин В. А. (Мөслим гимназиясе), Петров А. Ю., Хлюпина Е. В. (Яңа Усы төп гомуми белем бирү мәктәбе) бәйге призерлары булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International