Язгы каникул чорында опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре Әмәкәй, Иске Карамалы, Тат.Бүләр, Салауз-Мухан зоналарына караган алмаш гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның яшәү шартларын тикшерде. Гомумән алганда, шартлар яхшы дип табылды. Тикшерүләр апрель аенда Мөслим зонасына кергән гаиләләрдә дәвам ителәчәк.