7 апрель көнне Мөслим муниципаль районында рухи һәм әхлакый үсеш елына багышланган "Тормышка 10000 адым" Бөтенрәссәй акциясе булып узды. Акцияне "Мөслим йөрәге" скверында тантаналы рәвештә Мөслим муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнов Азат Мөҗәһит улы башлап җибәрде.Кызыл шар тоткан райондашларыбыз белән Мөслим йөрәге ясалды.Акция җыр-моңга үрелеп барды. Бергәләшеп 10 000 адым үтеп иң актив катнашучылар билгеләнде