#ЭКОЯЗ 2019 республика акциясе

2019 елның 6 апреле, шимбә

Санитар-экологик икеайлык кысаларында #ЭКОВЕСНА 2019 конкурсы үткәрелә.

Акциядә түбәндәге номинацияләр буенча эшләр һәм проектлар катнаша:

- «Иң яхшы балалар бакчасы;

- «Иң яхшы мәктәп»;

- «Иң яхшы гаилә»;

- «Иң яхшы предприятие»;

- «Иң яхшы муниципаль берәмлек».

Катнашучыларның эшләре һәм проектлары бастырып чыгарылган һәм рәсмиләштерелгән рәвештә дә, электрон формада да кабул ителә (фото/видео материаллар, массакүләм мәгълүмат чараларында басмалар, раслый торган башка документлар).

- “Иң яхшы балалар бакчасы”: Сыерчык оялары ясау, экологик дәресләр үткәрү, флэшмоблар ясау, кече архитектура формаларын булдыру, каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю, территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту, шигырьләр һәм җырлар язу, макулатура җыю, экологик акцияләр һәм Татарстан әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш итүгә юнәлтелгән башка чаралар үткәрү.

- «Иң яхшы мәктәп»: сыерчык оялары ясау, экологик дәресләр үткәрү, флэшмоблар ясау, кече архитектура формаларын булдыру, каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю, территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту, шигырьләр һәм җырлар язу, макулатура җыю, агачлар утырту, экологик акцияләр һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш мәсьәләләренә юнәлтелгән башка чаралар үткәрү.

- «Иң яхшы гаилә»: сыерчык оялары ясау, флэшмоблар ясау, кече архитектура формаларын булдыру, каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю, территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту, макулатура җыю, агачлар утырту, экологик акцияләр һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирәлеккә сакчыл мөнәсәбәткә юнәлтелгән башка чаралар үткәрү.

- “Иң яхшы предприятие”: территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту, макулатура җыю, агачлар утырту, экологик акцияләр һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитенә сак караш, энергия саклау һәм табигать саклау технологияләрен һәм производстволарын гамәлгә кертүгә юнәлтелгән башка чаралар үткәрү.

- «Иң яхшы муниципаль берәмлек»: муниципаль берәмлекнең күзәтчелек эшчәнлеге, экологик-агарту һәм экологик-практик эшчәнлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International