«Урман утырту көне» һәм «Урман атнасы – 2019»традицион республика табигатьне саклау акциясе

2019 елның 6 апреле, шимбә

Урманга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, җәмгыятьнең игътибарын урман ресурсларын саклау, яңадан торгызу һәм арттыру проблемаларына җәлеп итү, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан урманнарда имин санитар-экологик шартлар булдыру, шулай ук Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында үткәреләчәк:

2019 елның 27 апрелендә - «Урман утырту көне " республика табигатьне саклау акциясе»;

2019 елның 5-12 октябрь көннәрендә – «Урман атнасы – 2019» республика табигатьне саклау акциясе.

Әлеге акциянең максаты республикадагы урман ресурсларын үрчетүдән генә түгел, ә гражданнарда урманнарга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүдән, җәмәгатьчелек игътибарын аны саклау, экологик торышны яхшырту проблемаларына җәлеп итүдән дә гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International