Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнары территорияләрен санитар чистартуны тәэмин итү максатларыннан 1 апрельдән Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнары территорияләрен чистарту буенча санитар-эпидемиологик икеайлык игълан ителде.
Икеайлык чорында район территориясендә барлык милек формасындагы предприятиеләр катнашында, шулай ук район халкын җәлеп итеп, район өмәләре үткәреләчәк. Торак пунктларны төзекләндерү буенча комплекслы чаралар башкарылачак. Агачлар һәм куаклар утырту, иске агачларны кисү эшләре башкарылачак. Мәктәп укучыларына экологик тәрбия бирү өчен экологик семинарлар үткәреләчәк. Беркетелгән территорияләрдә күпләп кар җыештыру үткәрелде.