Халыкара кошлар көне уңаеннан Иске Карамалы авыл мәдәният йортында “Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз” исеме астында Күбәк урта мәктәбе, “Кояшкай” балалар бакчасы һәм “Без – табигать балалары” берләшмәсе катнашында тематик кичә узды. Биредә информацион презентация, кошлар тормышыннын видеороликлар күрсәтелде, “Хуш киләсез, кошкайлар” темасына викторина, “Һәр сыерчыкка – бер оя” акциясендә катнашучылар чыгышы узды.