Мөслим сәнгать мәктәбе укучыларының уңышы белән сезне һәрдаим таныштырып барабыз. Хәтерегездә булса, күптән түгел Әлмәт-Азнакай шәһәрләре лагерьларында балалар иҗатының “Сандугач сайрар илем” төбәкара фестивале булып узган иде. Анда җыр сәнгате бүлеге укучысы Азалия Хафизова 1 дәрәҗә лауреат исемен яулап, гала-концертка чакыру алган иде. Азалия шушы көннәрдә Әлмәт шәһәрендә узган гала-концертта чыгыш ясап кайтты. “Татнефть” хәйрия фондының “Рухият” программасы тарафыннан оештырылучы әлеге дәрәҗәле конкурсты җиңү – мәктәбебез өчен зур күрсәткеч. Азалиянең укытучысы – Гүзәл Галиева.