Сәнгать мәктәбе яңалыклары: мөхтәсибәт вәкилләре белән очрашу

2019 елның 5 апреле, җомга

       2019 ел Мөслимдә Рухи-әхлакый тәрбия елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Мөслим сәнгать мәктәбендә дә әлеге темага багышлап төрле чаралар оештыру планы расланды. Язгы каникул чорында балаларыбыз әнә шундый юнәлештәге үзенчәлекле очрашуда катнашты. Риназ хәзрәт катнашында узган очрашуда җыр һәм рәсем сәнгате, халык һәм тынлы уен кораллары бүлеге укучылары катнашты. Риназ хәзрәт балаларга Ислам динендә каралган төп фарыз-гамәлләрне сөйләп китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International