Мөслим муниципаль районы ГХАТ бүлеге март ае һәм тулаем алганда беренче кварталны яхшы күрсәткечләр белән яба.
Узган елның мартында 7 бала туган булса, быелгы март безнең районга 11 яшь граждан бүләк иткән. Шулай итеп, туучылар саны 36 % ка арткан. Узган елның беренче кварталы белән чагыштырганда 5 балага күбрәк туган.
11 яңа туган мөслимлеләрнең – 4се малай һәм 7се кыз. Шуларның 3се – әти-әниләренең беренче, 2 бала – икенче, 5 бала өченче һәм 1 бала гаиләдә 5нче булып дөньяга килде.
Ай батыры булган сабыйның авырлыгы – 4630 грамм, минималь авырлыктагы бала – 3050 грамм. 60 см буй белән иң яшь мөслимлеләр мактана ала, иң “миниатюр” бала – 49 см белән.
Март аеда 11 пар үзләренең мөнәсәбәтләрен законлаштырган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4 парга күбрәк. Тулаем алганда, квартал буенча, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, үсеш 15% тәшкил итә.
Үлем күрсәткечләренең тотрыклануы да сөендерә. Март аенда үлем турында 25 акт теркәлгән. Тулаем алганда, квартал буенча 74 кеше үлгән, 2018 елның шул чоры белән нәкъ тигез.