22 март көнне Яр Чаллы шәһәрендә республикакүләм кызыл валчыктан ясалган уенчыкларынң “Парздник свистуньи” конкурсы булып узды. Анда Мөслим сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укучылары һәм укытучылары катнашты. Безнекеләр бәйгедән яхшы нәтиҗәләрен белән кайтты. Эльмира Галиева сыйныфы укучысы Элина Галиева һәм Илшат Ибраһимов сыйныфы укучысы Алина Аминова 2 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Аларның җитәкчеләренә конкурсның жюри әгъзалары исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды. Илшат Вагыйзович сыйныфында белем алучы Рәзилә Нуртдинова катнашучы дипломына ия булды. И. Ибраһимов үзе дә катнашып, җиңүгә иреште.