“Мизгел” яшьләр үзәгендә эшләүче яшьләр арасында “Мөслим даһилары” интеллектуаль уенының 4нче туры булып узды. Уенда Иске Карамалы авыл җирлегенең “калмый казлары”, район электр челтәрләре җәмгыятенең “Энергетики”, “Фаиза” кооперативының “Дуслык” һәм Мөслим сәнгать мәктәбенең “Мөслим чибәрләре” командалары көч сынашты. Мәктәбебез командасы составында укытучыларыбыз Гүзәл Галиева, Филүзә Шәрипова, Рәйсә Харисова һәм Алеся Латыйпова катнаштылар. Биш бәйгедән торган кызу уенда “Мөслим чибәрләре” командасы 1 урынны яулады һәм “Мөслим даһилары” интеллектуаль уенынының финал турына чакыру алды. Уңышлар сезгә, кызлар!