Әдәби сәгать.

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Яңа Усы авылы китапханәчесе Балалар китабы көне уңаеннан, балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән “Китап киңәшчең, дустың, ярдәмчең синең” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Балалар китабы көне әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле. Китапханәче Г.Х.Андерсенныӊ балачагы һәм балалар китабыныӊ тарихы белән таныштырды. Китап күргәзмәсе оештырды, презентация күрсәтте. Шулай ук әкиятченең нәниләр өчен иҗат иткән әкиятләре күңелләрдә яңартылды. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, китап күргәзмәсен карадылар, бирелгән сорауларга тапкыр җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International