Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Мөслим лицееның 2 сыйныф укучылары өчен 1 - апрель Халыкара кошлар көне уңаеннан "Кошлар язны каршылый" исеме астында танып-белә сәгате үткәрде. Кошлар дөньясына сәяхәт ясалды, китаплар белән таныштырылды. Кошлар турында кызыклы фактлар укылды, укучылар китаплардан үзләренә охшаган әсәрне укыды.