Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча крестьян (фермер) хуҗалыклары өчен сайлап алу конкурсы башлану турында игълан итә.
Гаризалар һәм документлар 2019 елның 29 мартыннан 29 апреленә кадәр авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: ТР, Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 йорт, 3 кат, каб.309.