28 март көнне А. С. Пушкин исемендәге 78нче лицей базасында «Пушкин укулары» Бөтенроссия иҗади конкурсы узды.

2019 елның 29 марты, җомга

28 март көнне А. С. Пушкин исемендәге 78нче лицей базасында «Пушкин укулары» Бөтенроссия иҗади конкурсы узды.  Безнең район данын 9 укучы яклады. Михайловка урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Садыйкова Эльвина I дәрәҗә Дипломга лаек булды (укытучысы Макарова О. Н.). Сабирова Алинә (Олы Чакмак мәктәбе), Шәрифуллина Алсу (Мөслим гимназиясе), Игнатьева Полина (Михайловка урта мәктәбе) һәм Нуруллина Алсу (Күбәк урта мәктәбе) төрле номинацияләрдә II дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр. Хәкимов Данис (Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе), Низамов Ринат (Яңа Усы төп гомуми белем бирү мәктәбе), Хәсәнова Рената (Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбе) һәм Хаҗиева Адилә (Баек төп гомуми белем бирү мәктәбе) III дәрәҗә дипломнарга ия булдылар. Садыйкова Эльвина Россиякүләм видеоконференциядә «Ода Пушкину» үз шигыре белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International