Белгәнегезчә, 25-27 март көннәрендә Мөслим районы территориясендә «Кар десанты Россия Студентлар отряды " Бөтенроссия патриотик акциясе узды. Акциядә КФУның Яр Чаллы институты, Кама дәүләт автомеханика техникумы, Кама төзелеш көллияте студентлары катнаша. Шулай ук Е. Н. Батенчук һәм Кама сәнгать һәм дизайн институты. Акция кысаларында активистлар өлкән яшьтәге һәм ялгыз кешеләргә ярдәм күрсәттеләр. Мөслим районы авыл җирлекләрендә мәктәп укучылары һәм халык өчен мастер-класслар һәм концертлар үткәрделәр. Шул уңайдан бездә кунакта “Кар десанты””вишня” татар телендә әйткәндә Чия исеме астындагы студентлар отрядының иң активист егетләре Азат белән Фаил булдылар. Алар безгә студент тормышы – ул әле уку гына түгел, ә аралашу, коллектив белән хезмәт һәм иҗади эшчәнлек алып бару да. Яңа дуслар табу, үз-үзеңә ышаныч, хезмәткә мәхәббәт булдыру, яхшы сыйфатлар тәрбияләү, – боларның барысын да студентлар хезмәт отрядлары бирә, - диде егетләр. Алар безгә “Вишня” сүзен ничек уйлап тапканнарын, ничек алар бу строй отрядка килеп кергәннәре турында сөйләде. Студентлар отрядларының барлык вәкилләренә дә һөнәри уңышлар, иҗади яшьлек онытылмаслык хис – кичерешләр теләп без егетләрне озатып тагын безнең якларга чакырып калдык!