Россия президенты указы нигезендә 2019ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде, шул уңайдан үзәк китапханә хезмәткәре Аграр көллият студентлары өчен "27 нче март - Бөтендөнья Театр көне" дип исемләнгән информация сәгате үткәрде. Очрашу барышында китапханәче театр тарихы турында сөйләде, әлеге темага кагылышлы китап, журналлар белән таныштырды.