Сарман районының 1нче номерлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында класс җитәкчеләре, педагог-психологлар һәм педагог оештыручыларның һөнәри осталыклары буенча республикакүләм конкурсның зона этабы узды. Безнең районыбызны 6 мөгаллим катнашты. Мөслим гимназиясенең класс җитәкчесе Фазлыева А.В. - 2 урынга, Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбенең педагог оештыручысы Нагыймова М.З. - 3 урынга, "Күбәләк" балалар бакчасы психологы Латипова А.Ф. 3 урынга лаек булдылар.