14 нче март көнне Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында технология укытучыларының план нигезендә район семинары үтте. Технология укытучысы Г.К.Сафина 5 нче сыйныфта "Өстән салына торган кесәне эшкәртү" темасына ачык дәрес күрсәтте. Шулай ук семинар барышында мәктәп, технология укытучылары белән берлектә мастер-класслар күрсәтелде. "Технология дәресләрендә укучыларның танып-белү эшчәнлегендә мәктәп музееның роле" дигән темага мәктәп музеена экскурсия ясалды.