2019 елның 12 мартында Мөслим муниципаль районы территориясендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды Утырышта Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Әхмәтов Илнур Хатыйп улы (комиссия рәисе), гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе әгъзалары, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләре җитәкчеләре катнашты. Утырышның төп темасы язгы ташуны куркынычсыз үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре булды.