2019 елның 6 мартында район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Метрологик һәм техник контроль идарәсе башлыгы Исхаков Фәнис Авгат улы, Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы башлыгы Муллин Рамил Хәмзә улы, авыл җирлекләре башлыклары, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, медицина хезмәткәрләре катнашында Мөслим районы сәламәтлек саклау оешмаларының 2018 елдагы эшенә йомгак ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде. Баш табиб Мурзаханов Рамил Әзһәр улы «Мөслим район үзәк хастаханәсе Мөслим районында 2009-2018 елларда демографик хәл, район халкының сәламәтлеге проблемалары һәм 2019 елга бурычлар куйды; участок терапевты Галялиева Ләйсән Алмазовна терапия участогы эше турында; Симәк авыл җирлеге башлыгы Садретдинов Рифас Әбүзәр улы Симәк авыл җирлегендә халыкка медицина хезмәте күрсәтү турында. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Метрологик һәм техник контроль идарәсе башлыгы Исхаков Ф.А. башка учреждениелар арасында Мөслим район үзәк шифаханәсенең рейтингын тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының Мактау грамотасы белән гомуми практика табибының шәфкать туташы Шәрипова Рузилә Фәрит кызы, фельдшер-лаборант Гайнетдинова Резеда Мирзагидан кызы,; Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты белән ашыгыч медицина ярдәме бүлеге фельдшеры Кашапова Кифая Наил кызы бүләкләнде; Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән табиб-инфекционист Вәгыйзов Рәшит Гаянович бүләкләнде.