Сәнгать мәктәбендә һәр бүлек гаилә бәйрәмен үзенчә уздыра. Халык уен кораллары бүлеге Халыкара хатын-кызлар һәм Ватанны саклаучылар көненә багышлап концерт программасы әзерләсә, рәсем сәнгате бүлеге укучылары төрле сувенир-бүләкләр ясап, әти-әнисен сөендерде. Моннан тыш, зур уңыш белән балалар әти-әниләренең портретларын ясады. Әлеге искиткеч рәсемнәрне сезнең дә игътибарга җиткерәбез.