Нинди генә һөнәрләр үзләштерми сәнгать мәктәбендә белем алучы бала. Рәсем сәнгате бүлеге укучылары, мәсәлән, шушы көннәрдә кече дусларын, ягъни йорт хайваннарын ясарга өйрәнде. Әлеге темага балаларга иртә эстетик тәрбия бирү буенча “Фантазия” әзерлек төркемендә дә дәресләр узды. Нәниләр пластилиннан менә шушындый песиләр ясады.