Сәнгать мәктәбе укытучылары - районның мәдәни тормышында

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

      Сәнгать мәктәбе укытучыларының методик эшчәнлеге районкүләм оештырылган мәдәни чараларда катнашу белән дә бәяләнә. Соңгы вакытта укытучыларыбыздан башка районда бер генә чара да узмый. Күптән түгел район мәдәният йорты сәхнәсендә мәдәният бүлеге җитәкчесе, ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре Ирек Салихҗановның юбилей концерты булып узган иде. Әлеге тантанада Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары “Мөслим тугайлары” фольклор ансамбле, “Ык буйлары” җыр һәм бию ансамбле составында чыгыш ясады. Укытучыбыз Гүзәл Галиеваның моңлы җырлары концертның үзгә бер бизәге булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International