Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

       Сәнгать мәктәбе укучыларының һәм укытучыларының осталыгын дәлилләүче төп күрсәткеч – ул төрле дәрәҗәдәге конкурс-фестивальләрдә катнашу. Ел әйләнәсе укытучыларыбыз мондый чараларда еш катнаша. Күптән түгел генә Мөслимебез сандугачы, сәнгать мәктәбенең йөзек кашы, җыр сәнгате бүлеге укытучысы Гүзәл Галиева Түбән Кама шәһәрендә узган “Учитель – ученик” дип исемләнгән Россиякүләм ачык конкурста катнашты. Бәйгедә шулай ук Гүзәл Илгизәр кызының укучысы Азалия Хафизова да чыгыш ясаган иде. Нәтиҗәдә, укытучыбызның җыр башкару осталыгы иң югары балларга ия булып, Гүзәл Галиева гран-при иясе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International