Сәнгать мәктәбе яңалыклары: фортепиано бүлеге укучыларының уңышы

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

       Өченче уку чиреге дәвамында Мөслим сәнгать мәктәбе күп кенә фестиваль-конкурсларда катнашты. Фортепиано бүлеге укучылары, мәсәлән, Әлмәт шәһәрендә узган Рәис Нәгыймов исемендәге “Урсал тауда” россиякүләм конкурсында катнашты. Уен коралларында уйнаучы балалар номинациясендә сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары Язилә Кыямова 1 дәрәҗә дипломант (укытучысы Румия Деникаева), Александра Булатова “Өмет” номинациясендә җиңүче (укытучысы Филюзә Шәрипова) исеменә лаек булдылар. Укучыларга конкурсның истәклек бүләкләре, мактау кәгазьләре тапшырылды. Укытучылар Румия Деникаева һәм Филүзә Шәрипова педагогик осталык өчен россиякүләм конкурсның дипломына лаек булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International