Б. Урманчы иҗатына багышланган тематик чара

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

       Мөслим сәнгать мәктәбендә белем алучы һәр укучы сәнгать өлкәсендә зур казанышларга ия булган шәхесләрне белү кирәк. Җыр сәнгате бүлегенедә шөгыльләнүче балалар уку дәверендә танылган җырчылар иҗаты белән якыннан танышса, рәсем сәнгате бүлеге балалары бөек рәссамнар иҗатын тирәнтен өйрәнә. Шундый чараларның берсе узган атнада рәсем сәнгате бүлеге укучылары өчен оештырылган. Б. Урманчы иҗатына багышланган тематик чарада бүлек укытучысы Илшат Ибраһимов балаларга рәссамның тормыш юлы, иҗат алымнары, югары бәяләнгән эшләре, уңышлары турында сөйләде. Видеопрезентациядә тәкъдим ителгән материаллар балаларга Бакый Урманчы турында тулы күзаллау булдырырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International