Метрәй авыл китапханәчесе, якташ шагыйрәбез Шәмсия Җиһангированың туган көне уңаеннан, "Кояш нуры тамган шигырьләр" исемле әдәби кичә үткәрде. Укучылар шагыйрәнең шигырьләре, иҗат юлы, тормышы белән танышты. Нечкә хисле шагыйрә иҗатына багышланган кичә укучыларда җылы тәэсирләр калдырды.