16 февраль көнне Үразмәт авыл мәдәният йортында Муса Җәлилнең туган көненә карата мәктәп укучылары белән кичә үтте. Аның тормыш юлы турында сөйләштеләр, шигырьләрен укылды, соңыннан укучылар "Кызыл ромашкалар" шигыренә карата рәсем ясадылар.