Әдәби-музыкаль кичә.

2019 елның 15 феврале, җомга

Югары Табын авылы китапханәчесе, Халыкара туган тел көненә багышлап, "Күңелем яз көтә" исемле әдәби-музыкаль кичә уздырды. Кичәгә шигырь иҗат итүче Дилбәр Җәләлетдинова һәм Әлфия Заһидуллина да чакырылды. Туган тел турында чыгыш тыңлаганнан соң, китап укучылар авылдашлары иҗат иткән шигырьләрне тыңладылар. Эчкерсез, тирән мәгънәле, ихлас шигырьләр һәркемнең күңеленә үтеп керде. Әлфия Нуруллина баянын кулга алгач, килгән кунаклар җыр сузды. Шигырьләрдән кузгалган хисләр дулкыны моң белән кушылды. Күңелләр нечкәрде. Җылы, матур кичә узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International