Крәш Шуран авылы китапханәсе Тат Шуран мәктәбе белән берлектә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуына 30 ел тулу уңаеннан “Әфганстан - йөрәк ярасы” дип исемләнгән класс сәгате үткәрде. Китапханәче укучыларны Әфган сугышында катнашкан райондашлар һәм авылдашлар белән таныштырды, презентация күрсәтелде. Соңыннан “Хроника Афганской войны” дип исемләнгән документаль фильм карадылар.