Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе беләнберлектә Герой – шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан “Татар халкының каһарманы” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Китап күргәзмәсе оештырылды, презентация ярдәмендә шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру дәвам ителде. Соңыннан укучылар сәнгатьле итеп Муса Җәлилнең шигырьләрен, поэмаларын укыдылар. Кичәнең ахырында шагыйрьнең сүзләренә иҗат ителгән җырлар җырланды. М.Җәлил иҗатына, шәхесенә карата ихтирам хисләре уятылды.