Түбән Кама шәһәренең Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиясендә XV республикакүләм Р.Фәхреддин укулары узды. Укуларда районыбызның 7 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты. “Р.Фәхреддин мирасы һәм хәзерге әдәбият” секциясендә чыгыш ясап, Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлнар Нәҗмиева һәм Дилбәр Гарифуллина 1 нче дәрәҗә, Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рушания Дәүләтова 3 нче дәрәҗә Дипломга ия булдылар. “Татар замандаш язучыларының иҗатларын өйрәнү” секциясендә Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резеда Иксановага тиңнәр булмады, ул 1 нче дәрәҗә, Я.Усы төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөмбел Григорьева 3 нче дәрәҗә Дипломга лаек дип табылды. “Яшь буынны тәрбияләүдә Р.Фәхреддин хезмәтләрен куллану” секциясендә Баек төп гомумим белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Лира Латыйпова, Гөлнара Садриева чыгыш ясадылар һәм сертификатка ия булдылар. Аларны уңышлары белән котлыйбыз.