Бөек Ватан Сугышы Ветеранында кунакта..........алар безнең Мөслимебездә нибары 4 әү генә...

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

"Мизгел"ЯҮ белгечләре "Игелек Уят"отряды волонтерлары белән берлектә 

Бөек Ватан сугышы ветераннары Зиннуров Мансур Зиннур улына һәм Шакиров Халитьян Шакир улына кунакка бардылар.

  Белгечләр Мансур бабайдан , башларыннан кичкэн сугыш еллары турында кызыксындылар.  Ул да яшь буын белән үз хатирәләрен бик теләп уртаклашты.Белгечләребез ветераннарга җан җылысы белән бергә игелеклелек күрсәтергә дә  тырышты. Бу көнне игелекле гамәл кылучы белгечләребез ветераннан  чын күңелдән чыккан рәхмәт сүзләрен ишеттеләр.

Әлеге чара республикада Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында уза.Шулай ук белгечләр якынлашып килүче Бөек җиңү бәйрәмен үткәрү буенча ветераннарның тәкъдим, теләкләрен тыңлап, фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International