Метрәй авылы китапханәсенә авылыбызның балалар бакчасына йөрүче нәниләр экскурсиягә килделәр. Максат – балаларда китапханә турында уңай фикер формалаштыру, сөйләм телләрен үстерү, дус һәм тату булуларына ирешү. Балалар өчен “Мин һәм минем дөньям” дигән әңгәмә оештырылды. Анда һәркайсы үзләре белән таныштырганнан соң, кайда яшәүләре, районыбыз, авылыбызның исеме, республикабыз турындагы сорауларга җаваплар бирделәр.