1 февраль көнне “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында «Свияжск утрау-шәһәре һәм борынгы Болгар» комплекслы проектын гамәлгә ашыру буенча йомгаклау чарасы узды. Әлеге чарага Күбәк авылыннан 9 баланы тәрбиягә алган Маликовлар гаиләсе әлеге проектны тормышка ашыруда катнашучы буларак чакырылдылар.