Нәрсә ул батырлык? Бүген арабызда чын батыр исемен йөртүчеләр бармы? Мөслим сәнгать мәктәбендә узган чираттагы очрашу шушы сорауларга җавап эзләү максаты белән оештырылды.
Уйланып карасаң, батырлык төшенчәсе күп төрле мәгънәгә ия. Явыз этләрдән качып, агач башына менеп качкан песи баласын коткарган кеше дә батыр! Озак еллар дәвамында гашыйк булып йөргән кызына үз хисләрен белдергән егет тә батырлык кылган дип әйтергә булыр иде. Тик сәнгать мәктәбе укучылары бу көнне батырлык сүзенең тагын бер аңлатмасын искә төшерде. Чын батырлыкны илебез тынычлыгы өчен үз тормышын куркыныч астына куйган солдатлар кыла!
Очрашу соңгы Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылуына 30 ел тулуга багышланган иде. Мәктәп укучылары Әфган сугышында батырларча һәлак булган райондашларыбызны искә алды, Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәп кайткан Әфган сугышы ветераннарының кайберләре белән якыннан танышты. Очрашуга чакырылган Мөслим районы хәрби хәрәкәт ветераннар оешмасы җитәкчесе Госманов Данил Дамир улы, “Кызыл йолдыз ордены” кавалеры Шәрипов Маис Муллаәхмәт улы, Әфган сугышы ветераны Мирзаянов Алмаз Фирдәвес улы, Әфган сугышы ветераны Шәфигуллин Дамир Гобәйдулла улы – һәркайсы сугыш хатирәләре белән уртаклашты, батырлык төшенчәсенең мәгънәсен үз мисалларында аңлатты.
Очрашу сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышлары белән үрелеп барды. Кунакларга үзләренең музыкаль бүләкләрен тынлы уен кораллары оркестры (җитәкчесе – Рунар Шәяхмәтов), җыр сәнгате бүлеге укучысы Булат Латыйпов (җитәкчесе – Гөлназ Йосыпова), театр сәнгате бүлеге укучылары (җитәкчеләре – Ләйсән Закирова), тынлы уен кораллары бүлеге укучысы Булат Шәрипов (җитәкчесе – Рунар Шәяхмәтов) җиткерде. Данил Госманов башкаруындагы “Ана йөрәге” дип исемләнгән очрашуыбызның иң тетрәндергеч мизгеле булды.
Шунысы сөендерде, шатланып искә ала торган вакыйгалар булмаса да, балаларда “батыр”ларыбызның героик гамәлләре соклану уятты. Балаларның кунакларга адресланган күпсанлы сораулары солдатның тулы образын, сугышның бар афәтен күз алдына китерергә ярдәм итте. Мондый эчтәлекле җылы әңгәмә бигрәк тә рәсем сәнгате бүлегендә белем алучы балалар өчен файдалы булды. Чөнки Әфган сугышы тәмамлануның 30 еллыгына багышлап сәнгать мәктәбе районкүләм рзсемнәр конкурсы игълан итте. Әлеге бәйгедә Мөслим мәктәпләрендә белем алучы һәр бала катнаша ала. Нигезләмә буенча, иҗат эшләре сәнгать мәктәбендә җибәрелергә тиеш. Җиңүчеләрне әфганчылар әзерләгән истәлекле бүләкләр көтә.
Кыскасы, әлегедәй очрашулар тәрбия чарасы буларак балаларга бары уңай йогынты ясый. Укучылар бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә, районыбызда яшәүче геройларны данларга өйрәнә. Ә иң мөһиме – сабыйларда кече яшьтән үк туган җиребезгә карата мәхәббәт тәрбияләнә. Ил үз батырларын белергә тиеш!