Җыр һәм театр сәнгате бүлеге укучыларының күңелле уеннары

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Соңгы вакытта Мөслим сәнгать мәктәбе гомуми белем бирү учреждениеләре, спорт һәм массакүләм чаралар дирекциясе белән берлектә күп кенә чаралар оештырды. Кышкы каникулны йомгаклап атна башында мәктәпнең җыр һәм театр сәнгате бүлеге укучылары өчен Г. Тукай исемендәге урта мәктәп шугалагында күңелле стартлар оештырылды. Укытучыбыз Ләйсән Замалова алып барган кичке уенда укучыларыбыз, аларның укытучылары һәм ата-аналар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International