Мөслим сәнгать мәктәбе укучыларының кышкы каникуллары турында сөйләүне дәвам итәбез. Эш планы нигезендә каникул дәвамында мәктәпнең һәр бүлегендә күңел ачу чаралары оештырылды. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалу максаты белән тынлы уен кораллары бүлеге укучылары өчен очрашу шугалакта оештырылды. Бүлек җитәкчесе Рунар Шәяхмәтов җитәкчелегендә балалар күңелле уеннарда катнашты, әти-әниләре белән берлектә тимераякта шуды, күңел ачты. Иң мөһиме, балалар каникул вакытында да үз сыйныфташлары, укытучылары белән очрашып, дуслык элемтәләрен ныгытты.