Бүген, ягъни 9 гыйнвар көнне Мөслим сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укучылары казан шәһәрендә узучы “Зимняя палитра” республика конкурсында катнаша. Укучыларыбыз Рената Бурганова, Камилә Хантимерова, Регина Гараева һәм Инзилә Вәлиева бүген әлеге конкурста катнашу өчен Казан шәһәренә юл тотты. Укучыларыбызга һәм аларның җитәкчеләренә уңышлар телибез.