Яңа Усы вылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә “Нәрсә ул Раштуа?” дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр. Презентация карау нәтиҗәсендә, балалар бәйрәм тарихы белән таныштылар. Раштуа бәйрәменең символы булган – шәм, открытка, венок турында мәгълүматлар алдылар. Соңыннан бергәләп тауда шудылар, күңелле уеннар уйнадылар. Бәйрәмдә катнашучыларның һәркайсы татлы призларга ия булдылар.