4 гыйнвар көнне, "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре райондашларыбызга һәм нәниләргә Мөслимнең "Курай" паркында музыкаль бизәлеш белән спорт чарасы оештырды. Уеннар кызыклы атмосферада бик күңелле үтте. Балалар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Барлык катнашучыларга да тәмле бүләкләр өләшенде. Әниләр дә, балалар да чарадан канәгать калды. #Мизгеляшьләрүзәге #Мөслим #Мөслимяшьләре #безмөслимлеләр