Яңа ел-күпләрнең көтеп алынган һәм яраткан бәйрәме. Аның мәҗбүри атрибутлары-чыршылар, гирляндалар һәм петарда - шатлык кына түгел, ә янгын һәм травмалар чыганагы да булырга мөмкин. Шуңа күрә аларны акыл белән сайларга һәм кулланырга кирәк.
Шул уңайдан 26 декабрьдә “Мизгел FM» яшьләр радио эфирында Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге майоры Идиятуллин Ринат Әбүзәр улы чакырылды.
Ринат Әбүзәр улы пиротехника әйберләрен кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлергә тиеш, дип ассызыклады.
Якынлашып килүче яңа еллар белән райондашлар! #Мөслим #Безбергә #Безбулдырабыз #Безмөслимлеләр #Мизгеляшьләрүзәге