Мөслим гимназиясе 6 “А” сыйныфы укучылары өчен Мөслим районы җирлегендә булып узган, археологик казу эшләре турында музей дәрес үтте. Дәрес барышында укучылар “Кем ул археолог?”, “Археолог нәрсә белән шөгылләнә?” кебек сорауларга җавап алдылар. Безнең районның тарихи археологик һәйкәлләре белән таныштылар.