Инвалидлар декадасы кысаларында 5 декабрь көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә «Без бергэ» дип аталган хәйрия марафоны узды. Олы йөрәкле, киң күңелле, мәрхәмәтле, кеше язмышына битараф булмаган һәркем әлеге чарада актив катнаша ала иде. Марафон 9.00 сәгатьтә башланып китте. Марафонда катнаша алмаганнар районның социаль яклау бүлегенә декабрь ае дәвамында мөрәҗәгать итә ала. Изгелек эшләргә соңармагыз!